Бер уч яктылык
Исәнбай Мәдәният йортында Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрә Әлфирә Низамованың "Бер уч яктылык" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Шагыйрәне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев, авылның хөрмәтле кешесе Фәнил Сираев, Чаллыдан килгән язучылар Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, районыбызның "Күңел чишмәләре" иҗат берлеге әгъзалары, "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш" газеталары журналистлары, каләмдәш, иҗатташ дуслары, сыйныфташлары, туганнары, якыннары котладылар.
Иҗат кичәсендә шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.