Гомумроссия китапханәләр көне
Бүген гомумроссия китапханәләр көне. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары укытучы Алсу Рафаил кызы Латыпова җитәкчелегендә китапханәгә экскурсиягә килделәр.
Укучылар китапханә тарихы белән таныштылар. Китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту, китап уку кагыйдәләрен искә тошерделәр. Яңа китап-журналлар белән танышып чыктылар, үзләренең әдәби белемнәрен дә күрсәттеләр: яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.