Габдулла Тукай -татар әдәбиятының сүнмәс йолдызы
Габдулла Тукай - татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхес. Күренекле шагыйрьнең әдәби мирасы- үзе бер горурлык. Аның һәрбер шигыре,әкияте укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.
Шагыйрьне искә алу уңаеннан, балалар белән әдипнең тормыш һәм иҗат юлы искә төшерелде, шигырьләре кычкырып укылды һәм әкият геройларын ясау буенча конкурс оештырылды.