Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Муса Җәлил- бөек халкым улы , гасырларга калсын гомер юлы

Муса Җәлил- татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое .
1925 нче елда Җәлилнең "Барабыз" исемле беренче китабы басылып чыга . Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар , "Хат ташучы" поэмасын һәм
күп кенә опера либреттоларын яза .
Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда " Моабит дәфтәрләре " дигән исем белән беләләр .
Герой- шагыйрь Муса Җәлилне искә алу уңаеннан, китапханәдә
"Муса Җәлил- бөек халкым улы , гасырларга калсын гомер юлы " исемле китап күргәзмәсе оештырылды.