Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Роберт Миңнуллин исемендәге республика конкурсы

2023 нче елның 20 февраленнән 15 нче мартына кадәр Роберт Миңнуллин исемендәге республика конкурсының район этабы үткәрелде. 

"Роберт Миңнуллинның шигырьләрен сәнгатьле уку һәм Роберт Миңнуллинның сүзләренә язылган җырларны башкару" номинациясендә 5-7 яшьлекләр арасында Сундукова Зилә 2 нче урын, 8-11 яшьлекләр арасында Симакова Сәмирә 2 нче урын яулады. 

"Шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр" номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасында Сундукова Аида 3  нче урынга лаек булды. 

Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.