Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Әдәби туган як

Хөрмәтле авылдашыбыз, биш китап авторы, Таҗи Гыйззәт, Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфирә апа Низамованың  яңа иҗат җимешләре республика басмаларында дөнья күрде. "Сөембикә" журналының февраль санында Әлфирә апаның укытучы Фәридә апа Җәмилева династиясе турында мәкаләсен укырга, "Мәйдан" журналының икенче санында яңа шигырьләре белән танышырга мөмкин.