Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Әдәби туган як

Үзенең күренекле пьесалары белән татар әдәбиятында аерым урын алып торучы райондаш язучыбыз Таҗи Гыйззәтнең иҗаты киң катлау укучыларга якын. Аның "Чаткылар", " Ташкыннар ", " Бишбүләк " һәм башка әсәрләре халкыбыз иҗатының бай мирасы булып торалар. Аларда- безнең тарихыбыз. 

Һәр елны сентябрь аенда без күренекле драматург иҗатына багышлап,  китап күргәзмәләре, тормыш һәм иҗат юлына багышлап әңгәмәләр үткәрәбез.

Китапханәдә "Драматург Таҗи Гыйззәт мирасы" исемле күргәзмә оештырылып,  китаплары укучыларга тәкъдим ителде.