"Татарча диктант "
Бүген китапханәдә "Татарча диктант" акциясе үткәрелде. Авылыбызның төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бу акциягә бик теләп кушылдылар. Быел диктант күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның "Чишмә моңы ничек җыр булды? " әсәреннән алынган өзек буенча язылды. Әлеге чара татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, телебезгә хөрмәт тәрбияли.