Чишмә- табигый хәзинә
Еракка китмәгез су сорап,
Бу җирдә һәркайдан көй алып,
Яшиләр чишмәләр чылтырап.
Безнең Исәнбай авылында да нәкъ шундый күңелгә якын, үзенә тартып торучы чишмәләр бар. Шуларның берсе - Габдерахман чишмәсе.
Бу җәйдә чишмә төзекләндерелеп, күп кенә эшләр башкарылды.
Бүген, 27 нче август көнне Габдерахман чишмәсен тантаналы ачу үткәрелде. Чарада Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Рөстәм улы Валеев, аның урынбасары Илфат Ильяс улы Ямалиев катнашты.
Бәйрәм котлаулар, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Һәрбер кунак кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды.