День семьи, любви и верности
Һәр елны 8 нче июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә төрле яшьтәге гаилә членнары өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Монда кече яшьтәге балаларга, яшь әниләргә һәм өлкәннәргә кызыклы әсәрләр, журналлар урын алды.
Шушы бәйрәм алдыннан, авылыбызга ямь өстәп, әти-әнисен, туганнарын чиксез сөендереп, ике солдат егетебез хезмәтләрен намус белән үтәп, исән-сау авылыбызга әйләнеп кайттылар.