22 июнь- хәтер һәм кайгы көне
22 июнь- илебездә хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган, хәбәрсез югалган һәм Җиңү бүләк иткән, тылда эшләгән ветераннарны, батырларны искә ала торган көн.
Урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән сугышта катнашкан авылдашларны искә алу оештырылды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, мәктәбебезнең тарих фәне укытучысы Гүзәл Зәки кызы сугыш еллары, тылдагы хезмәт турында сөйләде.