Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Өч Тукай гомерен яшәгән Гаташмын...

Танылган татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка бүген 80 яшь. Әдипнең күпсанлы шигырьләре китап укучылар күңеленә аеруча якын.

Аның шигырьләре озак еллар дәвамында "Казан утлары" журналында урын ала, "Мәдәни җомга" газетасының 2021 нче елның 11 нче номерында Рәдиф Гаташ турында бик кызыклы мәкалә урнаштырылган.

Китапханәдә шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән китаплары күп.