Муса Җәлил- каһарман шагыйрь
15 февральдә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Ул - татар әдәбиятының батырлык өлгесе булып тора.
Китапханәдә шагыйрь иҗатына багышлап, "Муса Җәлил- патриот шагыйрь" дип аталган күргәзмә ясалды, балалар белән "Җәлил эзләре буйлап" исемле викторина, шигырь конкурсы үткәрелде. 8 нче сыйныф укучысы Непомнящих Виктория шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.