1 нче октябрь - Өлкәннәр көне
1991 нче елдан алып , октябрь башында Өлкәннәр декадасы үткәрелә. Быел 1 нче октябрь көне Яхшылык һәм мәрхәмәтлелек көне буларак билгеләп үтелде. Китапханәдә "Агымсудай гомер агышы" исемле күргәзмә ясалды һәм ветеран китапханәче , гомере буена мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Сундукова Мәрхәбә Салих кызын котлау оештырылды.