Сагыну
"Ак калфак"лылар чираттагы утырышка җыелдылар. Бу чарада "Әнкәйләрдән нәрсәгә өйрәнеп калдык?" дигән сорауга җаваплар , һәркемнең күңелендә генә сакланып йөргән истәлек, хатирәләре тыңланды.
Әниләр турында матур җырлар яңгырады, чыгыш ясаучыларның кадерле истәлекләрен тыңлаганда китапханәдә тынлык урнашты, күзләр яшьләнде...