Тел дигән дәрья бар
21 февраль халыкара Туган тел көнендә китапханәдә "Тел дигән дәрья бар" исемле кичә үткәрелде. Чарада "Ак калфак"лылар, укучылар катнашты. Авылыбыз шагыйрәсе Әлфирә апа Низамова кунак булып килде.
Кичә барышында туган тел турында шигырьләр яңгырады, Илһам Шакировның моңлы җырлары башкарылды.
Китапханәче укучылар белән "Анам биргән туган тел" исемле әдәби викторина үткәрде: балалар табышмакларның җавапларын таптылар, мәкальләр әйттеләр, татар халкының такмазаларын, мәзәкләрен сөйләделәр, сүзле уеннарны башкардылар.