"Ак калфак" утырышы
16 нчы январь көнне китапханәдә "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булып үтте. Чара халык җырлары, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Сәйфетдинова Нәкыя апа үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Авылыбыз үткәнен чагылдырган альбом,папка мәгълүматлары белән таныштыру да үткәрелде.