"Иҗат дөньясында"
7 нче ноябрь көнне китапханәдә "Ак калфак" лыларның чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗаты яктыртылды, күптән түгел дөнья күргән "Хәния" исемле китабыннан өзекләр укылды. Соңыннан әниләр көненә әзерлек эшләре турында фикер алышулар үткәрелде. Сәхнәләштерү өчен Ш.Хөсәеновның "Әни килде" пьесасы тәкъдим ителде.