"Ак калфак" оешмасы. Чираттагы утырыш
17 нче октябрь көнне Исәнбай авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды.Утырышта яңа басылып чыккан вакытлы басмаларга кыскача күзәтү үткәрелде, Гөлүсә Шахбанның "Кабатланмас безнең сөюләр" исемле китабы турында фикер алышынды, шигырьләре кычкырып укылды. Утырыш яңа төрле бәйләм үрнәкләре өйрәнү белән дәвам итте.