Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Күңелдә язлар🌷🌷🌷

Иж - Бубый авылы китапханәсендә 8 март язның 🌷 беренче бәйрәме уңаеннан "Күңелдә язлар" исемле кичә үткәрелде. Кичә матур шигъри юллар белән үрелеп барды.

Бу очрашу әниләрнең иң изге җанлы, иң кадерле кешеләр икәнлеген аңларга тагын бер кат инандырды, кунакларыбыз тарафыннан бик ихлас теләкләр җиткерелде. "Язгы чәчәк - бәйрәм бүләге" исемле остаханәдә дә бик актив катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларны әйтеп китәсе килә: Вәсимә Бадыйкова, Роза Осипова, Аида Вахитова, Фәния Мусина, Флюрә Ахметзянова, Халидә Каюмова, Мая Исакаева, Алмазия Хамидуллина, Алсу Хисматуллина , Халидә Закирова.

Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында, фикер алышулар белән дәвам итте. Бер - берләренең алып килгән күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. Өлкәннәребез матур кичә әзерләгән өчен, зур рәхмәтләрен җиткерделәр һәм алдагы эшләрдә унышлар юлдаш булсын дигән матур теләкләрен дә белдерделәр. 

💥Зур рәхмәт Сезгә!🌹