Туган телем - назлы гөлем
Бүген бездә зур бәйрәм – Халыкара туган тел көне үтте. Әдәби кичәбез бик матур исем астында "Туган телем - назлы гөлем" дип исемләнгән иде. Туган телгә булган мәхәббәт шигъри юлларга үрелеп барды. "Китапханәдә эшләп килүче "Өмет учагы" клубына йөрүчеләр бик актив катнашты. "Мәкальләр чылбыры", "Сүзләр тезмәсе" уены уйнатылды, "Милли ризыклар табын түрендә" исемле викторина узды.Башка телләр дә хөрмәт белән искә алып үтелде.
Бәйрәмдә укучылар татарча шигырьләр укыдылар. Сөекле шагыйребезнең "Туган тел" җыры башкарылды. Бәйрәмебез бик күңелле узды. Кичәбез чәй өстәле янында, фикер алышулар белән дәвам итте.