Халык җыены
26нчы гыйнвар көнне Иж-Бубый авылында халык җыены узды. Китапханәче тарафыннан хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына "Җиңү кайтавазы мәңгелек", истәлекле вакыйгалар Муса Җәлилнең 120 еллыгына "Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр" , Габдулла Тукайның 140 еллыгына "Хөрмәтлибез Тукайны" исемле күргәзмәләр тәкъдим ителде. Район башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов, оешма җитәкчеләре, авылыбыз халкы эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар.