Габдулла Тукай "Ай һәм Кояш"
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Татарстанда “Тукайны бергә укыйбыз” проекты старт алды. “Тукайны өйрәнү” масштаблы республика проекты нигезендә, китапханәдә китап укучылар "Өмет учагы" клубы эшен башлап җибәрде. Очрашу пәнҗешәмбе көнне Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланды. Габдулла Тукайның «Ай һәм Кояш» шигыре. Укый: Роза Җиһангәрәева.