Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Яңа ел килә🎄

7нче көн 📚

Илмира Гыймаеваның "Гомер тавы" китабыннан "Яңа ел килә" шигыре.

Яңа ел килә, Яңа ел килә,

Һәркем йөзендә шатлык бөркелә.

Ап - ак карлар елмая, көлә,

Яңа ел килә, Яңа ел килә.

Шатлык авазы дөньяны күмә,

Бит алмаларын Кыш бабай үбә.

Бу серле төндә тик бәхет телә,

Яңа ел килә, Яңа ел килә.

Яңа ел күге йолдызлар сибә,

Ай йолдызлардан көмеш таҗ үрә.

Дөнья шаулатып, дөнья яңгыратып,

Яңа ел килә, Яңа ел килә.

Йә, моңсуланма, боегып йөрмә,

Кыш бабайга син сереңне сөйлә.

Барлык җиһанга бәхет өләшеп,

Яңа ел килә, Яңа ел килә!

161 бит.

#әдәбимарафон2026