Китапханә
6нчы көн📚
Илмира Гыймаеваның "Гомер тавы" китабыннан "Китапханә" шигыре.
Китапханә - бер могҗиза,
Бер мизгелдә гасыр уза.
Аксакал ул - барысын белә,
Тылсымчы да - барысын күрә.
Ул - хәзинә, ул - тәҗрибә,
Анда йөрәк яшьнәп тибә.
Диварыннан, киштәләрдән
Илаһилык җанга иңә.
Үзгә анда сулар һава,
Шифалы ул Китапханә!
Кыштыр - кыштыр китап җиле -
Һәр хәрефтән гыйлем тама.
Китапханә - сүнмәс учак,
Күпләр өчен җылы кочак.
Йөрәкләрнең кайнарлыгы -
Милләтемнең зур байлыгы.
Китапханә - тарих җиле,
Саклаучы ул телне, илне.
Китапханә - кеше итеп
Яшәтүче сине, мине!
74 бит.
#әдәбимарафон2026