Җылы сүзләр әйтик
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан Иж - Бубый авылы китапханәчесе Нәзирә һәм Рәшит Ахметзяновларның гаиләсенә керү оештырды. "Җылы сүзләр әйтик" исемле әңгәмә үткәрелде, көн яңалыклары турында фикер алышулар узды. Укырга китаплар алып керелде. Чәйгә күчтәнәчләр тапшырылды. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларның бәхетләре булып, матур тормышта яшәсеннәр дигән теләктә калдым.