Минем еллар - минем байлык
💥 Иж - Бубый авылы китапханәсендә 📚китапханәдә эшләп килүче "Өмет учагы" клубына йөрүчеләренә өлкәннәр көненә багышланган: "Минем еллар - минем байлык" 🍁 исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә шигъри юллар белән үрелеп барды. Әле күптән түгел генә гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Флюра апа Ахметзянованы юбилее белән тәбрикләп, котлау сүзләре җиткерелде, изге теләкләр теләнде, бүләк тапшырылды. Милли ризыкларга багышланган викторина сорауларына тиз арада җавап бирелде. "Миләшкәй", "Көзге яфраклар" командалары арасында мастер - класс узды. Катнашучыларыбыз "Көзге кәрзин" исемле аппликация төзеделәр, ике команда да бик теләп катнашты, бик матур килеп чыкты. Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте. Вәсимә апаның алма бәлеше , Халидә апаның пешереп алып килгән балан бәлешеннән һәм башка күчтәнәчләрдән авыз иттек, ничек пешеү серләре белән уртаклаштылар. Китап 📚 сөюче өлкәннәребезгә сәламәт булып, тагын очрашырга язсын дигән теләктә калдык.💐