Яшәгез сез мәңге яшь булып!
ӨЛКӘННӘР КӨНЕ БЕЛӘН!🌹
Хөрмәтле Өлкән буын! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу көнне сезгә үземнең хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм. Һәрвакыт кадер - хөрмәттә яшәгез! Шушы бәйрәм уңаеннан тыл ветераны, озак еллар китапханәдә эшләгән Ахмадишина Фәйрүзә Шигабетдин кызына юл тоттым. Китапханәче тарафыннан "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!" исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында эшләгән дәвердәге хезмәт юлы, гаилә темаларына сүз алып барылды. Шуны да әйтеп китәсе килә, Фәйрүзә апа инде 94 нче көзен каршылый. Фәйрүзә апага иң зур теләгем сәламәтлек, балалары янәшәсендә тагын шулай гомер итәргә язсын! Бәйрәм уңаеннан чәйгә күчтәнәч тапшырылды.