Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Бакчада чыгарылыш кичәсендә

💥 Иж-Бубый балалар бакчасында бик матур чараларның берсе, чыгарылыш🎈🎈🎈 кичәсе узды. Балалар кунакларга үзләренең оста чыгышларын күрсәттеләр, тәрбиячеләр әти - әниләрне уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик матур узды. Балаларга күчтәнәчләр бирелде. Бакча коллективына һәм әти - әниләргә чәчәк бәйләме 💐 өчен зур рәхмәт! 

Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Балаларга изге теләкләр теләнде, сәламәт булып матур тормышта яшәргә язсын!