Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Батырларны искә алыйк!

Бүген Иж-Бубый авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Батырларны искә алыйк!" исемле искә алу кичәсе узды.

"Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Без дә әле сугыш кырында һәлак булган, илебезне фашист юлбасарларыннан коткаруда катнашкан, үзләренең гомерләрен биреп ерак җирләрдә ятып калган авылдашларыбызны искә алдык, истәлекләрне, хатирәләрне яңарттык бу көндә. 

Батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. 

Чара исә, алып баручының: "Сезнең әти - әниләрегез, әби - бабайларыгызның язмышы сугыш уты белән үрелгән. Безнең өчен, сезнең өчен бик кадерле дә, якын да булган кешеләребез турында, үзегезнең йөрәк түрендә ядкарь итеп сакланган иң матур, иң якын истәлекләр һәм хәтирәләр белән уртаклаштыгыз, зур рәхмәт сезгә, - дип әйтелде. Катнашучыларыбыз өйләрендә сакланган солдат хатлары, документлар һәм дә инде бик кадерле булган фоторәсемнәрен дә алып чыкканнар иде. Мәктәбебез музее җитәкчесе Алсу Фоат кызы өй архивыннан туганнарының альбомын китапханәгә бүләк итте.

Соңыннан чара чәй өстәле артында фикер алышулар белән дәвам итте. Бик күңелле, дөресрәге, бәгырьләргә үтеп керә торган чара булды ул. 

Искә алу чарасы тантаналы рәвештә авылда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салу белән төгәлләнде.