Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Иң матур тел - туган тел

Бүген бездә зур бәйрәм – Халыкара туган тел көне үтте. Әдәби кичәбез бик матур исем астында "Иң татлы тел - туган тел" диеп исемләнгән иде. Туган телгә булган мәхәббәт шигъри юлларга үрелеп барды. "Китапханәдә эшләп килүче "Өмет учагы" клубына йөрүчеләр бик актив катнашты. "Мәкальләр чылбыры" уены уйнатылды, "Милли ризыклар табын түрендә" исемле викторина узды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте сәхнәләштерелде, өлкәннәребез белән балачак иленә кайтып килдек. Башка телләр дә хөрмәт белән искә алып үтелде.

Бәйрәмдә укучылар татарча шигырьләр сөйләделәр, укыдылар. Менә алар: Н.Харисованың "Гомер йомгагын сүтәм" китабыннан "Әгерҗем", "Пар кыңгырау чыңнары", Г. Тукай "Актык тамчы яшь" китабыннан "Туган авыл", "Туган тел", И. Юзеев "Мәңге ян, күңел" китабыннан "Һаман көтә", И. Иксанованың "Гомер сурәте" китабыннан "Туган телемә" шигырьләре бик яратып укылды. Бәйрәмебез бик күңелле узды.