Хыялыма таба барам
Айзирә Имамова "Хыялыма таба барам" шигыре.
Хыялланып, хыялларны
Җыйдым учка, араладым
Чын күңелдән теләгәнен,
Иң - иңнәрен, сайланганын.
Учым тулы хыялларым, -
Кая салыйм? Кая куйыйм?
Күккә карап табынганга
Ачтым учым, суздым кулым.
Бер уч хыял ай юлына
Ялганды һәм очты күккә.
Яшереп тотсам - чынга ашмас,
Белми калыр аны күк тә.
Учым җыеп, өмет тулы
Күңелем белән җиргә багам,
Чынбарлыкның юлы буйлап
( Күктән төшкән якты буйлап),
Хыялыма таба барам.
7 бит.