Әдәби марафон
Асия Юнысова "Алкалы чәчәкләр" китабыннан "Яңа ел" шигыре.
Искесе дә әйбәт иде,
Тагын килде Яңа ел.
Яңа елда йолдызлар да
Балкыбрак яна ул.
Арасыннан берсен алып,
Куйдык чыршыга элеп.
Килсеннәр безгә кунаклар,
Якты йолдызны күреп.
Әйлән - бәйлән уйнашырбыз,
Теләшербез теләкләр.
Кыш бабай да килер безгә,
Өләшер шәп бүләкләр.
26 – 27 битләр.