Әдәби марафон
Ландыш Әбүдәрова "Мандариннар" 🍊 хикәясеннән өзек.
Мандарин исе авыз суларын китереп борынны кытыклап торды да тәмам югалды. Алсу көн буена мониторга карап утырганнан пыялаланган күзләрен ачканда, аларда бер очкын уйный иде инде. Бүген ул, һичшиксез, күп итеп мандариннар алып кайтачак. Аның кинәттән генә кәефе күтәрелеп китте, кычкырып, тәмләп көләсе, төкселәнеп саннарга мөкиббән китеп утырган хезмәттәшләрен тотып селкетәсе, шаяртасы, хәтта ки берәрсен кызык итәсе килде.
127 бит.