"Милләтнең энҗе бөртеге - Мөхлисә Бубый"
Мөхлисә Нигъмәтуллина - Бубиның тууына 155 ел уңаеннан фәнни конференция узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Милләтнең энҗе бөртеге - Мөхлисә Бубый", "Туган ягым талантларга бай минем" исемле күргәзмәләр тәкъдим ителде. Китапханәдә эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе тарафыннан "Энҗе - мәрҗән калфагым" исемле күргәзмә дә кунакларның күңеленә хуш килде. Калфакларны чигү, тегү алымнары белән кызыксындылар. Калфаклар - милләт күрке.