Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде..."

Шавы булып алтын яфракларның,

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

Матурлыкка тиңе юк аның.🌺

Иж - Бубый авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган: "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде..." исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә шигъри юллар белән үрелеп барды. Әле күптән түгел генә гомер бәйрәме - 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәнсия апа Латыйпованы юбилее белән тәбрикләп, котлау сүзләре җиткерелде, изге теләкләр теләнде, бүләк тапшырылды. Милли ризыкларга багышланган викторина сорауларына тиз арада җавап бирелде. "Миләш", "Көзге яфраклар" командалары арасында мастер - класс узды. Катнашучыларыбыз көзге уңышлардан керпеләр ясадылар, ике команда да бик теләп катнашты, бик матур керпеләр килеп чыкты. Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте. Вәсимә апаның мич коймагы , Аидә апа пешереп алып килгән кабак коймагыннан авыз иттек, ничек пешеү серләре белән уртаклаштылар. Китап сөюче өлкәннәребезгә сәламәт булып, тагын очрашырга язсын дигән теләктә калдык.