Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әсәрдән өзек

Хәбир Ибрахим "Ышанма күз яшьләремә" бәяннән өзек.

Айзирәнең бер яхшы ягы бар: ул ирешкән уңышларына гына канәгать калмыйча, авырлыкларны ерып, алга барырга ярата. Соңгы вакытта аның нигәдер күңелле үсмәде, үзен бер урында таптанган кебегрәк сизде һәм, бернигә дә карамыйча, мединститутка да укырга керде.

288 нче бит.

*****

Газинур Морат "Тизрәк үсәсем килә!" китабыннан "Язгы сурәт" шигыре.

Әйлән - бәйлән уйный кошлар,

Куян йөзә боз - салда.. 

Каен кызы әни булган -

Бөреләр аваз сала.

Бөреләр, нәни бөреләр,

Язның нарасыйлары.

Җил тирбәтә бишекләрен,

Күрә генә бел бары,

Күрә генә бел бары.

Бишек җырын көйли тургай,

Кушыла аңа кырлар.

... Ә бер таңда Каен - ана

газиз нарасыйларына

"Туган тел" не дә җырлар.

10 нчы бит.