"Язлар яши сезнең күңелдә"
Иж - Бубый авылы китапханәсендә китап сөючеләр белән "Язлар яши сезнең күңелдә" исемле кичә үткәрелде. Кичә шигъри юллар белән үрелеп барды. Ике команда арасында ягымлы сүзләрдән бәйрәм букеты төзелде. "Умырзая", "Язсылу" командасы кызлары бик актив катнашты. Сезгә актив катнашучыларны әйтеп китәсе килә. Менә алар: Фәнсия Латыйпова, Роза Җиһәнгәрәева, Мая Исакаева, Диләрә Латыйпова, Альфинур Галләмова, Алсу Хисматуллина, Диләрә Чукова оныгы Дарина белән, бар катнашучыга бүләкләр бирүче - Алмазия Хамидуллина. "Чәчәк" уенында викторина сорауларына җавап бирелде, шигырьләр укылды, бәйрәм котлаулары яңгырады."Радуга талантов" балалар иҗат йортының оештыручы педагогы Хисмәтуллина А. Ф. мәгърифәтче Бубилар гаиләсендә ана тәрбиясен бирү турында сөйләде һәм Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Бәйрәмебезнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте. Балачак иленә кайтып, күңелле яшьлек еллары искә алынды. Күчтәнәчләр белән килгән кызларга зур рәхмәт әйтелде.



















