"Мандариннар"
Ландыш Әбүдәрова “Мандариннар”
- Менә мандариннар алдым, Мароккада үскәнен, мә, кухняга чыгар, дип, кулындагы өч килолы пакет-майканы тоттырды да үзе аны кочаклап үбеп алды.
Хатынның ташып торуын күрсә дә, Булат әллә ни җанланып китмәде. Мандариннарны кухня өстәленә чыгарып куйды һәм тагын телевизор каршына килеп чүмәште.
- Нигә соңга кадың дип тә сорамыйсыңмы? –дип үртәште Алсу, өстенә өй киемнәрен кия-кия. Булат дәшмәде. – Мандариннар эзләп йөрдем. Бер кибеткә кердем, икенчесенә... Өченчесендә генә үземә ошаганнарын таптым, - дип сөйләнә – сөйләнә кухняга чыгып китте.
- Булат, әйдә минем янга чыгып утырып тор әле, берүземә күңелсез,- дип кычкырып иренә дәште.
Тегесе:
- Телевизорыңны кабыз! – дип кенә котылды.
Алсу, тиз генә ашарга пешереп, өстәл әзерләде дә Булатны дәште.
- Монда гына чыгар әле, -диде ир заты.
Алсу үзе дә кичке ашны үзенчәлеклерәк итеп ашарга тели иде, өстәлне залга көйләргә булды. Идәнгә ашъяулык җәйде, ризыкларны шунда ташыды. Һәм бик күп итеп мандариннар алып чыкты. Ул аларны зур пыяла савытка да тутырып салды, ашъяулыкка да төрле урынга тәгәрәтте. Өстәвенә кечкенә генә шәмнәр кабызды.
Алсуның мәш килеп йөрүен Булат сүзсез генә күзәтте. Иренең сораулы карашына елмаеп җавап бирде:
- Яңа ел якынлаша бит.