Экскурсия "Китапханәдә кунакта"
- Бүген китапханәдә кунакта 1 нче сыйныф укучылары булды. Аларга китапханәче тарафыннан экскурсия үткәрелде. Укучылар китап күргәзмәләре, журналлар белән таныштылар. Яңа ел бәйрәменә ясаган фотозона белән кызыксындылар. Тукымадан ясалган Кар бабай белән таныштылар. Өйләрендә укырга журналлар алдылар, бигрәк тә рәсем буяу, ясау алар өчен бик кызыклы икәнен белдерделәр.