Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Иң матур тел - туган тел" кичә

Китапханәдә "Иң матур тел - туган тел" исемле кичә үткәрелде. Төрле милләт булып киенгән балалар чыгыш ясадылар. Матур шигырьләр сөйләнде. Халкыбызның бик яратып уйный торган "Түбәтәй" уены уйнатылды, табышмаклар әйтелде. Балалар коймактан авыз иттеләр, рецептлар белән бүлештеләр. Г.Тукайның "Туган тел" җыры башкарылды. Кичә бик күңелле үтте.