"Халкым теле миңа - хаклык теле" күргәзмә
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан китапханәдә "Халкым теле миңа - хаклык теле" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. "Дуслар җыелган җирдә исемле" фотокүргәзмә китап сөючеләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйм, чөнки төрле милләт халыкларын берләштергән чаралардан күренешләр күрсәтелә.