"Кыш бабайда сер бар" әкият - тамаша
Иж-Бубый авылы китапханәсендә кышкы ял вакытларында балалар өчен "Кыш бабайда сер бар" исемле әкият - тамаша үткәрелде. Алып баручы Керпекәй бик матур шигъри юллар белән кичәне ачып җибәрде. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгән балаларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Яңа елның символы балаларга изге теләкләрен җиткерде. "Что такое Новый год?", "Кар бабайда аерма тап", " Серпантин", "Капчыктагы күчтәнәч" уеннары уйнатылды. Балалар Кыш бабайның табышмакларына бик дөрес җавап бирделәр. Балалар тизәйткечләрне бик оста итеп башкарып чыктылар. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.