"У войны не женское лицо" участие в проекте
Иж-Бубый авылы китапханәчесе "У войны не женское лицо" проектында катнашуны дәвам итеп, Иж-Бәйки авылында яшәүче Салимуллина Рәйсә Әкрәм кызына бардым. Рәйсә апаның язмышы турында малае һәм килене белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында авыр еллар, Рәйсә апаның тырыш хезмәте турында сөйләнде, альбомнардан фоторәсемнәр каралды. Чыннан да, Рәйсә апаның тырыш хезмәте мактауга лаек һәм күпләр өчен үрнәк булуына горурланып әйтә алам. Чын күңелдән рәхмәт аңа!