"Авылымның сугыш һәм хезмәт батырлары"
ТАССРга 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына китапханәдә папка тупланды. Анда авылыбыздан фронтка киткән авылдашларыбызның тормыш юлы һәм хезмәте турында язмалар урын алды. Барлыгы 304 кеше сугышка китә, 128 е яу кырында ятып кала. Мин язмага 44 кешене барладым, алар авылга кайтып хезмәттә булган кешеләр. Батыр һәм тынгысыз авылдашларымны балалар искә алу өчен бер дәлил булыр дип уйлыйм. Хәтер - мәңгелек!