"Җиңү данын илнең солдатлары, гасырларга алып барырлар" онлайн форматта язма
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына "Җиңү данын илнең солдатлары, гасырларга алып барырлар" исемле онлайн язма оештырылды. Китап сөюче авылдашларны котлау, интернет челтәрендә утырып, безнең эшләребезгә бәя бирүче китап сөючеләрне котлау оештырылды. Гаиләбез белән үзем язган "Гармун моңы" исемле шигырьне сәхнәләштердек.
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.