"Бар иҗатымны балаларга бирәм "
Китап күргәзмәсе. Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала.
А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.
Еллар үткән саен, ул безгә якынрак була бара. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язган. Балаларның иң яраткан язучысына әверелгән. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. Аның әсәрләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сөйләштереп, язучы безне табигать белән таныштыра, яхшы тәрбия бирә.
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү аерата калку итеп күрсәтелә.