"Осенний бал"
Көз. Хәзер табигатькә ул хуҗа! Тылсымлы сулышы белән бер генә өреп җибәрәдә бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә. Агачларга гына карагыз. Яфраклар, алтын сары, кызыл- чия төсләргә кереп, моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән капланган.
Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела. Көзнең яме — муллык белән.
Әйе, менә без дә "Ак калфак” оешмасы вәкилләре катнашында ".Көзге бал" бәйрәменә җыйналып үзара конкурсларда катнашып көч сынаштык. һәр кем өчен шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе, уңыш бәйрәмен уздырдык . Ул һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм.