Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәр кандидаты.
17 нчы август көнне Девятерня авыл җирлегендә , танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, популяр язучы, публицист Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды. Фәүзия Бәйрәмова 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе. Очрашу авылыбыз клубында узды.Килгән кунаклар күргәзмә белән таныштылар,музейда булдылар..Очрашу бик күңелле тәмамланды.