"Тормыш чэчэге - хатын кыз"
- Әни... Әнкәй! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Дөньяда аналардан да изге һәм аналардан да газиз зат иясе юк. Әнкәй!... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып, безне кадерләп һәм яклап, назлап яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.
- Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Озын гомер, сәламәтлек, аяз матур көннәр, эшегездә уңышлар теләп Девятерня авыл мәдәният йорты белән берлектә әдәби музыкаль кичә уткәрелде.